Difference between revisions 2005115 and 2021481 on ttwiki

[[Рәсем:Tuberculosis-x-ray-1.jpg|200px|thumb|right|Таркалу процессы башланган туберкулез белән авыру кешенең күкрәк читлеге рентгенограммасы]]
[[Рәсем:World TB day, CDC.jpg|200px|thumb|right|Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне, плакат]]

'''Туберкулез''' ({{lang-lat|tuberculum}} — түмгәк) – [[кеше]]гә һәм [[хайван]]нарга йога торган [[инфекцияон авырулар|инфекцион]] авыру]].<ref>Инфекцион авыру дип йогышлы чирне әйтәләр.</ref> Авыруны [[микробактерияләр]], беренче чиратта Mycobacterium tuberculosis ([[Кох таякчыгы]]) китереп чыгара. Кох таякчыклары хаста кешедән һава-тамчы юл белән сөйләшкән, йөткергән һәм төчкергән вакытта таралалар. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин.

(contracted; show full)ган кешедә [[үпкә]] туберкулезыннан тыш, [[лимфа]] бизләре туберкулезы, [[бөер]], җенес әгъзалары туберкулезы башланырга да мөмкин. Еш кына бу органнардагы туберкулез үз вакытында беленми дә кала. Авыру кеше яки авыру хайван сидек һәм тизәк белән дә туберкулез микробларын таратырга мөмкин. Шуңа күрә, мал-туар арасында туберкулез авыруы табылса, анда эшләүче кешеләрне тикшерәләр. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кешене көтүче итеп тә, мал караучы итеп тә фермага әшкә алырга ярамый.

==Хронология==


[[Инфекцион авырулар]]ның табигатенә төшенгәнче үк туберкулезның йогышлы чир икәнен белгәннәр. Мәсәлән, Хаммурапи кодексы әгәр хатында үпкә туберкулезы симптомнары күзәтелсә, андый хатынны аеру хокукын биргән.

[[XVII гасыр]]да Франциск Сильвий туберкулезны беренче тапкыр үпкә авыруыннан үлгән кешене ярганда тукымаларында табылган [[гранулёма]]ларны үпкә чире белән бәйләп карый.

[[1819 ел]]да француз табибы Рене Лаэннек үпкәләргә аускультация ысулын тәкъдим иткән.

(contracted; show full)

[[1890 ел]]да Роберт Кох беренче тапкыр [[туберкулин]] таба. Кох диагностика максатларында туберкулинны тире астына сиптереп, сынау (проба) ясарга тәкъдим итә.

[[1902 ел]]да [[Берлин]]да туберкулез буенча беренче халыкара конференция үткәрелә.

[[1904 ел]]да А. И. Абрикосов күптән түгел авырып киткән кешеләрнең рентгенограмма буенча үпкәдәге үзгәрешләрне тасвирлап хезмәтләр бастыра.

[[1907 ел]]да австрияле педиатр Клеменс Пирке 
инфицированных туберкулёз микобактериясе белән зарарланган кешеләрне ачыклау өчен тире өстенә туберкулинлы сынау ясау тәкъдиме белән чыкты һәм [[аллергия]] төшенчәсен кертте.

[[1910 ел]]да [[Шарль Манту]] (Франция) һәм [[Феликс Мендель]] (Алмания) туберкулинны тире эченә сиптерү ысулын тәкъдим итәләр, чөнки бу ысул тире астына сиптерүгә караганда нәтиҗәлерәк булган.

(contracted; show full)[[Төркем:Микобактериаль инфекцияләр]]

{{Link GA|en}}
{{Link FA|de}}
{{Link GA|cs}}
{{Link GA|sv}}
{{Link FA|ca}}
{{Link FA|sv}}