Difference between revisions 587801 and 588062 on ttwiki

{{TwinCYR|Suar}}
'''Суар''', шулай ук '''Сувар''' — [[Болгар дәүләте|Болгар иле]]ндә иң эре шәһәрләрнең берсе. 10нчы гасыр­да ул хәтта [[Болгар шәһәре|Болгар шәһә­ре]] белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле   шәһәр ныгыт­малары 100 гектар чамасы җир­не биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп са­лынган. Алардан хәзер 5 чакрым­га сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына   сакланып калган. 

10нчы йөздә [[Әл-Бәлхи]] исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган: {{цитата|автор=|Болгардан ерак түгел икенче бер шә­һәр — Суар урнашкан. Биредә дә Җәмигъ мәчет бар. Мөселман ди­ненә өндәүче, ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә, дип әйтте. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар, җәен исә киез тирмәләргә таралалар.}}

Суар хәрабәләре Татарстан­ның [[Спас районы]] [[Кузнечиха |Кузнечиха]] авы­лыннан 4 чакрым еракта [[Утка|Утка елгасы]] буенда урнашкан. Шәһәр­лекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.

Суар шәһәре, [[Биләр]] кебек үк, [[монгол яулары]] вакытында җимертелеп, җир йөзен­нән мәңгегә юкка чыга.

== Чыганаклар ==
*[http://tatar.org.ru/kurs/5-6-tarih/cyr_43.php Татарстан тарихыннан хикәяләр. Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.]

== Тышкы сылтамалар ==
* [http://suvar.net/ «Сувар» музее.]

[[Төркем:Татарстан тарихы]] [[Төркем:Идел буе Болгары]] [[Төркем:Юкка чыккан шәһәрләр]]

[[bg:Суар]]
[[bpy:সৌর]]
[[cv:Сăвар]]
[[en:Suar]]
[[ru:Сувар]]
[[tr:Suvar (şehir)]]
[[vi:Suar]]