Difference between revisions 626643 and 626685 on ttwiki

{{Шәхес
| исем = Хаҗиәхмәт Ишбулатов
| рәсем = Izhbulatov.jpg
| рәсем_зурлыгы = 150px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов
| һөнәр = хәрби, генерал-лейтенант
| туу датасы = 16.3.1851
| туу җире = [[Уфа губернасы]], {{Туу җире|Бәләбәй өязе|Благовар районында}}, [[Өйдрәкбаш]] авылы
| үлем датасы = 1921
| үлем җире = [[Стәрлетамак]]
| гражданлык = {{Байрак/Русия империясе}}
| милләт = [[татар]]
| әти = 
| әни =
| ир =
| хатын = 
| балалар = 
| бүләк һәм премияләр =  [[File: RUS Order św. Stanisława (baretka).svg|32px|2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1904)]]  
| сайт = 
| башка мәгълүмат = 
}}
'''Хаҗиәхмәт Ишбулатов''' ({{lang-ru|Хазиахмет Ижбулатов}}) – Патша гаскәре офицеры, генерал-майор ([[1914]]), генерал-лейтенант ([[1918]]). 
==Тәрҗемәи хәл==
Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов [[1851 ел]]да [[Бәләбәй өязе]]нең [[Өйдрәкбаш]] авылында дөньяга килгән. Атасы Исхак Мөхәммәтрәхим улы — 3нче Мишәр кантонының хәрби старшинасы. Абыйсы Җиһангир Исхак улы — хәрби старшина һәм кантон башлыгы. Авылда Ишбулатов алпавытларның бакча һәм утар урыны сакланып калган. 

Ишбулатов [[Ырынбур]] кадет корпусын тәмамлаган ([[1866]]). Хәрби хезмәтен лейтенант чинында башлаган. [[1908 ел]]ны отставкага чыга. Хәрби званиеләре: [[1900 ел]]да – подполковник, [[1904]] – полковник, [[1914]] – генерал-майор. 

20 ел [[Уфа]]да, аннары Ырынбурда хезмәт иткән. [[1900]]-[[1904 ел]]лларда Орск пехота полкында. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] барган вакытта, [[1915 ел]]ны яңадан хезмәткә чакырыла. Казан хәрби округында хезмәт итә. [[1916 ел]]дан – 152нче запас пехота полкы башлыгы. [[1917 ел]]да – [[Бәләбәй]] гарнизоны башлыгы. Аннары [[Казан]]дагы 1нче Мөселман укчылар бригадасы командиры. Бригада куып таратылгач, туган ягына кайта. 

[[1918 ел]]ның июленнән – большевикларга каршы сугышкан Башкорт гаскәренең 1нче дивизиясе командиры, [[6 сентябрь|6 сентябреннән]] – гаскәрнең баш сәргаскәре. Октябрьдә генерал-лейтенант чинына күтәрелә. Башкорт гаскәре җитәкчелеге акларның җитәкчесе адмирал Колчак белән мөнәсәбәтләре бозылу сәбәпле [[22 ноябрь]]дә командалыкны [[Әхмәтзәки Вәлиди]]гә тапшырган. 
[[1921 ел]]да [[Стәрлетамак]]та вафат.  


==Гаилә хәле==
Гаиләсен 50 яшендә корган. Хатыны – Ядегәрев дигән генералның кызы Зәйнәп туташка 24 яшь кенә була. 
Улы Рөстәм Әхмәт улы Ишбулатов ([[1905]]-[[1938]]) — су асты көймәләренең дивизионы командиры, 3 ранг капитаны. «Хәрби-фашистик фетнә»дә катнашучы буларак юк ителә. <ref>[http://znamyatryda.pressarb.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2904:2010-09-24-08-36-18&catid=6:2008-11-18-12-19-07 Знамя труда. 2010. №128. 10.11.11 – 11.11.11]</ref> 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
==Чыганаклар==
* [http://rosgenea.ru Ганин А.В.,Семенов В.Г. Офицер.корпус.. М.,2007]
* [http://www.vatantat.ru/page53722.htm ВТ: Утар таланган, бакча җимерек. Мидхәт Ижбулатов]
[[:Төркем:Генераллар]]
{{DEFAULTSORT:Ишбулатов, Хаҗиәхмәт}}


1.) Ижбулатов Хаджи-Ахмет Искакович (Ишбулатов) (Хозгахмет Исканович) Оренб.Казач.войска из татар. Окончил ОНКК (1876). Подполковник (на 1900-1903). полковник (1904). Ген.-май-ор (на 1914 в отст.). Мл. штабс-офиц. 241 Орскогопп (1900-1904). Ком. 193 рез. пп. Назн. ком. 152 зап. пех.полка (1916.06.27). Назн. ком. 2 Башк. див. Назн. ком. отд. Башк. корпуса (с 1918.09.06, вступил в должн. 1918.10.03). Передал командование А.-З. Валидову (1918.11.22). В Омске (сер. 12.1918). Награды: св.Стан. 2-й ст.(1900.04.15). [Ганин А.В.,Семенов В.Г. Офицер.корпус.. М.,2007]
18 гыйнвар 2012 ел, Чәршәмбе №8 (26727)

Утар таланган, бакча җимерек

Кешеләр үз гаиләләренең тарихын белергә тиешләр. Бу аларның эчке культураларының үсешенә зур тәэсир ясаячак. Гаилә тарихы архивын булдыру ул – үлемсезлеккә юл, үткәннән хәбәр, тотрыклы гаилә галәмәте.

Болгар-татарларда элек-электән шәҗәрәләр тө­зе­гәннәр. Болгар шәҗә­рәләре X гасырдан башлап телгә алына. Әмма бәйсезлекне югалтканнан соң алар­ның тарихи җирлеге юкка чыга һәм алар торган саен дини-җирле рәвештә генә кулланыла башлыйлар.

Шәҗәрәләр өлкәсендә үзем алып барган тикше­ренү эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашуның мөмкинлеге туу күңелле хәл.

Миңа, сугыштан соң дөньяга килгән балага, туган телгә, үз халкыма мә­хәббәт ана сөте белән үк кергәндер, күрәсең. Тугызынчы сыйныфта укыган чакта өлкән апаларым Кәримә һәм Рә­шидәдән Ижбулатовлар нә­селенең затлы һәм бик борынгы нә­сел булуын белдем. Аның күренекле вәкилләре арасында әтиемнең туганнан туган абыйсы генерал Хаҗи-Әхмәт Ижбулатов (1851-1921) та булуын ишетү миңа бик көчле тәэсир ясады. Үзе­безнең нәсел шәҗә­рә­сен төзүдә әтиемнең ярдәме зур булды. Искиткеч хәтергә ия кеше буларак, ул берничә көн эчендә Ижбулатовлар нәселенә караган берничә йөз кешенең исемен хәтерендә яңартты. Әти ягыннан нәсел тамырлары Дунай Болгарстаны­ның тугызынчы гасырына китә. Без­нең борынгы бабабыз Ижбул хан Дунай Бол­гарстанының хәрби көчлә­ре башкомандующие булган. Илнең бәйсезлеген яклап Византия белән кө­рәшкәндә ул яңа исем-атамага лаек була. Аны Ижбулат («гадәттән тыш ныклы корыч» мәгънә­сендә) дип атый башлыйлар.

XVII гасыр башында нә­сел башлыгы Ижбулат Казанда хан гвардиясен оештыра.

Бу нәселнең күренекле затларыннан тагын берсе – җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Йосыф Ижбулатов. Ул Болгар чорындагы ил­легә якын каберташтагы язуларны укып, тәрҗемә итеп дөнья тарихы өчен бик зур эш башкарган кеше.

XVII гасырда Ижбулатовлар икенче бер затлы нәсел – Карачуриннар бе­лән туганлаша. Әниләре ягыннан Карачуриннар нә­селенең та­мырлары VI гасырга, Истә­ми каһан һәм аның улы Кара-чура Төрек Тардуш хан нигез салган шанлы Төрек каһанаты чорына тоташа.

576 елда Истәми каһан вафат булганнан соң, аның улы Кара-Чура көнбатышта югары хакимлеккә һәм Тардуш хан титулына ия була. 601 елда Кытайга бәреп кереп генерал Хань-Хунь армиясен тар-мар итә. Кара-Чура 604 елда тибетлеләр белән сугышта һәлак була.

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Казан шә­һәренең Каравай бистә­сендә һәм борынгы болгар авылы Карахуҗа тирә­сендә Болгар-Казан ханлыгы чорында Чура Нарык­ның (Чура батыр) Аргын нәсе­леннән булган борынгы бабалары яшә­гән. Казан ханлыгы сәя­сәтенә алар­ның йогынтысы зур булган.

Аргын нәселенең бер вәкиле булган Сөри-Ук-Тай Аргынтайшинең Чың­гызхан улы Тулиханның хатыны булуы да билгеле. Төрки­ләр­нең Аргын һәм Ширин нәселләре инде XIII гасырда ук Чыңгызхан балалары бе­лән туганлашкан булганнар. Бу нәселдән иң яхшы гаскәрбашлары чыккан. Чура Нарык нәселеннән булган морза (кенәз) Әсән Айбулат улы Карачурин милли-азат­лык көрә­шен башлап йөр­гән, болгар-татар телендә «га­җәеп грамоталар» төзе­гән. Морза Әсән элеккеге Болгар-Казан дәүләтенең бәйсезлеген торгызу өчен кө­рәшкән. Әмма аның бу омтылышы, кызганычка, уңыш­­сыз тәмамлана һәм кенәз Карачуриннар нәсе­ле 1670-1671 елларда Степан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы туктатылганнан соң репрессиягә дучар ителә.

Тарихи чыганакларда Ижбулат мулла исемен йөрт­кән ике шәхес телгә алына. Аларның берсе 1740 нчы елларда Казан шәһә­рендә мө­селманнар күтә­релешен оештырган. Аны үз хезмәтләрендә күре­некле галим, педагог Каюм Насыйри да искә ала. Мө­селманнар күтә­релеше бастырылгач, патша­ның сак хезмәте Ижбулат мулланы кулга алырга телә­сә дә, казанлылар аны саклап калалар. Соңрак ул Башкортстанда качып яши.

Ижбулат муллаларның икенчесе, бәлки әле ул бе­ренчесенең улыдыр, аның изге эшен дәвам итә. 1774 елда ул Емельян Пугачев гаскәрләренә ярдәм күрсә­тә.

Беренче тапкыр Башкортстандагы бабаларым туфрагына 1973 елда аяк бастым мин. Благовар районының Өйдрәк-Баш авылындагы бабаларым җир­ләнгән зиратта да булырга туры килде. Кабер ташларын карап йөргәндә әтием миңа күп кенә тарихи ис­тәлекләрне бәян итте. Менә ни­чәнчедер буын бабам Ибн Ижбулатка куелган таш. Ул бирегә XVII гасырда өч туганы белән бергә килеп төпләнгән һәм башкортларның күп кенә җир­ләрен сатып алган. Янәшә­дә 120 ел гомер кичереп дөньядан киткән ерак буын әбием кабере, аннан арырак бабамның бабасына куел­ган каберташ. Бу таш кеше биеклегендә һәм бик матур ясалган. Әтинең аң­латмасы буенча, аны ба­бамның улы Җиһангир иң оста ташчылардан ясатып алган. Башкортстанның өч кантоны белән идарә ит­кән, судны, хәрби һәм административ хакимлекне үз кулында тоткан Җиһан­гирне «кантонкарт» дип атап йөрт­кәннәр. Аның үзе­нә дә мәрмәр таш куелган.

Зиратта йөргәндә бер кызыклы үзенчәлек күзгә ташланды: борынгы баба­ла­рымның кабер ташлары барысы да авыш итеп утыр­тылган. Бу алардагы язулар җил-яңгырда юылмасын өчен махсус эшләнгән икән.

Өйдрәк-Баш авылы ур­та мәктәбендә миңа берничә көнгә туган як тарихын өйрәнүче балалар тарафыннан җыелган альбом биреп торганнар иде. Өлешчә Ижбулатовлар нә­се­ленә дә кагылышлары булган шушы бәһасез мәгъ­лүматларны кү­череп утырдым. Безнең нә­селдән укытучылар күп чыккан. Авыл мәдрәсәсендә дә, замана мәктәпләрендә дә эшләгәннәр алар. Шулай ук инженерлар, хәрбиләр, журналистлар, табиблар, галимнәр дә булган нәселебездә. Бабамның бабасы Исхак­ның үләр алдыннан улы Хаҗи-Әхмәтне кадетлыкка бирүне васыять иткәнен белә идем. Иренең васыятен үтәп, әби улын елата-елата Оренбургтагы уку йортына илтеп биргән. 1868 елда кадетлык корпусын лейтенант буларак тәмамлаган Хаҗи-Әхмәт 20 ел Өфедә, аннары Оренбургта хезмәт иткән. Гаи­ләсен дә 50 яшендә генә корган ул. Хатыны – Яде­гәрев дигән генералның кызы Зәйнәп туташка 24 яшь кенә була. Өйләнгәннән соң ул Варшавага, аннан Брест-Литов­скига, соңын­нан Казанга җибәрелә. 1908 елда Хаҗи-Әхмәт Ижбулатов генерал-майор дә­рә­җәсендә отставкага китә.

1914 елда генерал мо­би­лизацияләнә һәм Тамбов губерниясенең Балашово шә­һәрендә запастагы часть­ләр белән идарә итә. 1916 елда Өфе губерния­сенең Бәләбәй шәһәренә күчерелә. Февраль рево­люциясеннән соң генерал-лейтенант булып кала.

Әтием Ризван Ахунҗан улы Ижбулатов, генералның якын туганы буларак, аның белән еш очрашкан. Хаҗи-Әхмәт абыйның болгар-татар әдәбиятын, тарихын яхшы белүе сизелеп торган. Туганының үз юлын дәвам иттерүен теләгән генералның киңәшен тотып, малайны рус мәктә­бенә бирәләр. Анда дүрт ел буе гел «5»легә укуы сә­бәпле, губернаторның Мак­тау грамотасына лаек була. Рус мәктәбеннән соң әтигә татар мәдрәсәсендә дә белем алырга туры килә. 12 яшьлек чагында исә генерал аны кадетлар мәктә­бенә алып китәргә тели, әмма малайның әти-әнисе моңа юл куймый.

Хәзерге вакытта генерал Хаҗи-Әхмәт Ижбулатов утарында гасырлар дә­ва­мында үскән агачлар, сирень куаклары һәм нигезе генә торып калган инде. Әлеге урын халык телендә «Хаҗи бакчасы» дип атала.

Әтинең сөйләвенә караганда, 1921 елда генерал Хаҗи-Әхмәт Ижбулатов вафат булганнан соң, ул чакта Башкортстанның башкаласы булган Эстәрлетамак шә­һәреннән аның утарын саклап калу турында документ юлланган булган. Әмма, ни кызганыч, бу күрсәтмә үтәлмәгән. Нәтиҗәдә утар таланган, күпчелек агачлар, алмагачлар юкка чыгарылган.

Аксакаллар истә­леклә­реннән күренгәнчә, гене­ралның бакчасының хәле Бөек Ватан сугышы барган авыр елларда да безнең көннәрдәгедән яхшырак булган. Бүген исә ул кызганыч хәлдә. Кайчандыр мең­нән артык төп алмагачлары, аккошлар һәм каракошлар йөзеп йөри торган, өслеге серле төнбоек­лавр белән бизәлгән зур буалы бакчаны танып та булмый.

Сиксәненче еллар башында Татарстан укытучы­ларның белемнәрен күтәрү институтының тарих һәм җәмәгать белеме кабинеты методисты булып эшлә­гәндә генерал утары урынында мемориаль такта куйдыру һәм өлешчә сакланып калган бакчаны торгызу тәкъ­диме белән ВЛКСМ­ның Башкорт өлкә комите­тының мәктәпләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән идем. Тик Өфе каласыннан җавап ала алмадым. Тырышканда, бу эшкә яшь­ләрне һәм мәктәп укучыларын да җә­леп итеп, моны генерал Хаҗи-Әхмәт Ижбулатовның тууына 150 ел тулуга багышлап эшләргә мөмкин иде.

Кызганыч ки, бу эш барып чыкмады гына түгел, хәтта минем үтенечем буенча туганнан туган энем Камил Ижбулатов элеп куйган металлдан эшләнгән мемориаль тактаны да начар ниятле бәндәләр салдырып киттеләр...

Иң яман ярлылык – рухи фәкыйрьлек.

Мидхәт ИЖБУЛАТОВ