Revision 2063370 of "Төшсезләр" on ttwiki

[[Файл:Average_prokaryote_cell-_ru.svg|right|250px|thumb|[[Бактерияләр]]нең эчке төзелеше]]
'''Прокариотлар''', яки '''төшсезләр''' [[патшалык (биология)|патшалыгына]] безнең [[планета]]ның иң борынгы [[тереклек]] ияләрен — [[бакте­рияләр]]не ''([[грек теле|грекча]] «бактерион» — таяк­чык)'' берләштерәләр, гадәттә, аларны [[микроблар]] дип йөртәләр. Бу [[орга­низм]]нар — [[күзәнәк]]чел [[төзелеш]]ле, ләкин аларның [[нәселдәнлек]] [[материал]]ы [[цито­плазма]]дан [[тышча]] белән аерылып тор­мый,— башкача әйткәндә, аларның [[форма]]лашкан [[төш]]е булмый. Бактерияләрнең күпчелеге [[вируслар]]дан шактый зуррак. Прокариотлар патшалыгын, те­реклек эшчәнлегенең мөһим [[үзенчә­лек]]ләре, аеруча [[матдәләр алмашы]] [[ни­гез]]ендә, [[галим]]нәр ике [[аспатшалык]]ка бүләләр: 
* [[Архебактерияләр]] һәм 

* [[Чын бактерияләр]].

[[Микроорганизмнар]]ның төзелешен һәм тереклек эшчәнлеге үзенчәлекләрен '''[[микробиология]] фәне''' өйрәнә.

Гадәттә прокариотлар икегә бүленеп үрчи. Башта күзәнәк озыная, анда акрынлап аркылы бүлге ясала, ә аннан соң бала күзәнәкләр аерылып китә яки үзенчәлекле төркемнәр — чылбыр, пакет һ. б. хасил итеп бәйләнгән хәлдә кала (бактерияләрдә

=== Чын бактерияләр аспатшалыгы ===

Болар, мөгаен, 3 млрд чамасы еллар элек күренә башлаган бик борынгы орга­низмнардыр. [[Бактерияләр]] микроскопик кечкенә, ләкин аларның тупланмаларын ''(колонияләрен)'' еш кына микроскопсыз да күреп була. Күзәнәкләренең формасы һәм үзенчәлекләре буенча чын бакте­рияләр берничә төркемгә бүленә: 
шар формасындагы кокклар; 

* пар-пар булып бер-берсенә якынайган [[кокклар]]дан тор­ган [[диплококклар]]; 

* чылбыр рәвешендә тезелгән кокклардан торган [[стрепто­кокклар]]; 

* тыгыз каплар рәвешендә туп­ланган кокклардан торган [[сарциналар]]; 

* коккларның [[йөзем]] тәлгәше рәвешен­дәге тупланмасы — [[стафилококклар]]; 

* озынча бактерияләр — [[бациллалар]], яки таякчыклар;
 
* [[җәясыман бөгелгән бак­терияләр]] — [[вибрионнар]]; 

* шпорсыман бөгелгән [[озынча бактерияләр]] — [[спирил­лалар]] ''һ. б.''

Бактериаль күзәнәк өслегендә гадәттә төрле [[камчылар]] һәм [[төкләр]] күренә. Болар — [[хәрәкәт органоидлары]], алар ярдәмендә бактерияләр шуышып хәрә­кәтләнә. Төзелеше белән алар [[үсемлек­ләр]] яки [[хайваннар]]ның камчыларыннан һәм керфекчекләреннән аерылып тора. Кайбер бактерияләр «реактив» ысул белән лайла чыгарып хәрәкәтләнә. Прокариотларның күзәнәк стенкасы бик үзенчәлекле төзелгән һәм аның соста­вында эукариотларда, ягъни күзәнәк­ләрендә формалашкан төше булган ор­ганизмнарда (мәсәлән, үсемлекләрдә һәм хайваннарда) очрамый торган кушыл­малар була. Гадәттә алар шактый нык. Аның нигезен целлюлозага, яки клет­чаткага якын матдә тәшкил итә. (Клет­чатка — үсемлек күзәнәге стенкасын төзүче катлаулы углевод.) Күп бактерия­ләрнең күзәнәк стенкасы лайла белән капланган. Цитоплазма үзен күзәнәк стенкасыннан аерып торучы мембрана белән чикләнгән.

[[Цитоплазма]]да [[мембраналар]] аз һәм алар [[тышкы цитоплазматик мембрана]] чыгынтыларыннан гыйбарәт. Мембрана белән чикләнгән органоидлар ''([[митохон­дрияләр]], [[пластидлар]] һ. б.)'' бөтенләй юк.
[[Файл:Phylogenetic_Tree_of_Life.png|left|thumb|300px|Төшсезләрнең [[эволюция]] процессы]]

[[Аксымнар синтезы]] [[эукариотлар]]дагыдан кечкенәрәк [[рибосома]]ларда бара. Терек­лек эшчәнлеген тәэмин итүче барлык [[ферментлар]] цитоплазмага таралган яки цитоплазматик мембрананың эчке өсле­генә береккән.

=== Археобактерияләр аспатшалыгы ===
'''
[[Архебактерияләр]]''' ''([[грек теле|грекча]] «архиос» — иң борынгы)'',— ихтимал, хәзер яши торган прокариотларның һәм, димәк, башка барлык тере организмнарның иң борынгысыдыр; алар безнең планетада 3 млрд еллар элегрәк барлыкка килгән­нәр.

Матдәләр алмашының типлары, фи­зиологик һәм экологик үзенчәлекләре буенча аерылып торган архебактерия­ләрнең 40 тан артык төре тасвирлан­ган.

Архебактерияләр арасында иң бил­гелесе — метан барлыкка китерүче бак­терияләр, ягъни метанобактерияләр. Алар, матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, янучан метан газын бүлеп чыгаралар. [[Җир]] йөзендәге барлык метанны ''(ел саен 5—10<sup>8</sup> т)'' прокариотларның фәкать шу­шы төркеме генә барлыкка китерә.

=== Оксифотобактерияләр аспатшалыгы ===

Бу аспатшалык бактерияләрнең бер­ничә төркемен, аерым алганда, еш кына '''[[зәңгәрсу-яшел суүсемнәр]]''' дип йөртелә торган цианобактерияләр бүлеген үз эченә ала. Алар бөтен дөньяда киң та­ралган. [[Цианобактерияләр]]нең якынча 2 мең төре бар дип исәпләнелә. Болар — 3 млрд еллар элек барлыкка килгән иң борынгы организмнар. [[Җир атмосфе­расы]]ның борынгы составындагы үзгә­решләр һәм аның кислородка баетылуы цианобактерияләрнең фотосинтетик ак­тивлыгына бәйле, дип уйланыла.

Цианобактерияләрнең түгәрәк, эл­липс, цилиндр, мичкәсыман һәм башка формадагы күзәнәкләре берәрләп булыр­га да, колонияләргә берләшеп, күп күзә­нәкле җеп ясарга да мөмкин. Еш кына алар, калын сүрү рәвешендә, лайла бүлеп чыгара, кайбер формаларында сүрү каты тышча белән каплана. Икенче бер төр­ләрендә җепләр тармаклана һәм урыны-урыны белән күп рәтле катламалар барлыкка китерә. Цианобактерияләрнең җепсыман формалары, гади күзәнәк­ләрдән башкалары, [[атмосфера һавасы]]н­дагы [[азот]]ны үзләштереп, аны төрле эрү­чән неорганик матдәләр составына күчерергә сәләтле. Бу күзәнәкләр җепнең калган күзәнәкләрен азот кушылмалары белән тәэмин итә. [[Чын бактерияләр]]дән аермалы буларак, [[цианобактерияләр]]нең беркайчан да камчылары булмый. Алар гадәттә күзәнәкнең икегә бүленүе белән үрчи, [[җенси процесс]] юк.

Күпчелек цианобактерияләр, [[авто­троф организмнар]] буларак, күзәнәкнең барлык матдәләрен яктылык энергиясе исәбенә синтезлый алалар. Әмма алар туклануның катнаш тибына да сәләтле. Еш кына башка организмнар, мәсәлән, [[гөмбәләр]] белән [[симбиоз]]га керәләр.

Байтак төрләре төче [[су]] бассейннарын­да таралган, бик азы гына [[диңгезләр]]дә яши. Цианобактерияләр еш кына буа­ларда суның ''«чәчәк атуына»'' сәбәпче бу­ла, бу исә сулыктагы тереклеккә тискәре йогынты ясый. Коры җирдә цианобакте­рияләр [[туфрак]]та яши, ташларда һәм агач кабыгында үзенчәлекле кунык хасил итә.

Тропикларда, дөге басуларының туф­рагын азот кушылмаларына баету өчен, анабен ыругыннан булган төрләрен ясалма үрчетәләр. Кайбер цианобакте­рияләрне Көнчыгыш илләрендә азык итеп файдаланалар.
 
				
[[Метан]] хасил итүче архебактерияләр бөтенләй кислородсыз ''([[анаэроб]])'' шарт­ларда: су баскан җирләрдә, [[сазлык­лар]]да, сулык ләмендә, чистарту ко­рылмаларында, [[күшәүче хайваннар]]ның кырыккартасында гына тереклек итә­ләр.

Архебактерияләргә кайбер [[күкерт бактерияләре]] керә. Алар, [[күкерт]] һәм аның неорганик кушылмаларын оксид­лаштырып, [[сульфат кислотасы]]н бар­лыкка китерәләр һәм шуның арка­сында таш һәм бетон корылмалар җимерелүенә, металлар коррозиясенә һ. б. га сәбәп булырга мөмкин. Алар күзәнәкләрдә күкерт тупларга сәләтле, күкерт чыганаклары барлыкка килү шушы бактерияләр эшчәнлегенә бәйле. Архебактерияләр табигатьтә күкерт әйләнешендә актив катнашалар.

== Кулланылган чыганаклар ==
{{китап
 |автор        = Захаров В.Б., Сонин Н.И.
 |бүлек         = 
 |башлык        = Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге
 |оригинал      = Биология. Многообразие живых организмов.
 |сылтама       = 
 |басма         = 7-нче басма
 |җаваплы       = Сонин Н.И.
 |урын          = М
 |нәшрият       = Дрофа
 |ел            = 2003
 |том           = 
 |битләр        = 248
 |isbn          = 5-7107-8300-5 
}}

[[Төркем:Цитология]]
[[Төркем:Төшсезләр| ]]