Revision 588997 of "Суар" on ttwiki{{TwinCYR|Suar}}
'''Суар''', шулай ук '''Сувар''' — [[Болгар дәүләте|Болгар иле]]ндә иң эре шәһәрләрнең берсе. 10нчы гасырда ул хәтта [[Болгар шәһәре|Болгар шәһәре]] белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгытмалары 100 гектар чамасы җирне биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп салынган. Алардан хәзер 5 чакрымга сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.
10нчы йөздә [[Әл-Бәлхи]] исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган: {{цитата|автор=|Болгардан ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан. Биредә дә Җәмигъ мәчет бар. Мөселман диненә өндәүче, ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә, дип әйтте. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар, җәен исә киез тирмәләргә таралалар.}}
Суар хәрабәләре Татарстанның [[Спас районы]] [[Кузнечиха |Кузнечиха]] авылыннан 4 чакрым еракта [[Утка|Утка елгасы]] буенда урнашкан. Шәһәрлекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.
Суар шәһәре, [[Биләр]] кебек үк, [[монгол яулары]] вакытында җимертелеп, җир йөзеннән мәңгегә юкка чыга.
== Чыганаклар ==
*[http://tatar.org.ru/kurs/5-6-tarih/cyr_43.php Татарстан тарихыннан хикәяләр. Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.]
== Тышкы сылтамалар ==
* [http://suvar.net/ «Сувар» музее.]
[[Төркем:Татарстан тарихы]] [[Төркем:Идел буе Болгары]] [[Төркем:Юкка чыккан шәһәрләр]]
[[bg:Суар]]
[[bpy:সৌর]]
[[cv:Сăвар]]
[[en:Suar]]
[[ru:Сувар]]
[[tr:Suvar (şehir)]]
[[vi:Suar]]All content in the above text box is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike license Version 4 and was originally sourced from https://tt.wikipedia.org/w/index.php?oldid=588997.
![]() ![]() This site is not affiliated with or endorsed in any way by the Wikimedia Foundation or any of its affiliates. In fact, we fucking despise them.
|