Difference between revisions 626643 and 626685 on ttwiki

{{Шәхес
| исем = Хаҗиәхмәт Ишбулатов
| рәсем = Izhbulatov.jpg
| рәсем_зурлыгы = 150px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов
| һөнәр = хәрби, генерал-лейтенант
| туу датасы = 16.3.1851
| туу җире = [[Уфа губернасы]], {{Туу җире|Бәләбәй өязе|Благовар районында}}, [[Өйдрәкбаш]] авылы
| үлем датасы = 1921
| үлем җире = [[Стәрлетамак]]
| гражданлык = {{Байрак/Русия империясе}}
| милләт = [[татар]]
| әти = 
| әни =
| ир =
| хатын = 
| балалар = 
| бүләк һәм премияләр =  [[File: RUS Order św. Stanisława (baretka).svg|32px|2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1904)]]  
| сайт = 
| башка мәгълүмат = 
}}
'''Хаҗиәхмәт Ишбулатов''' ({{lang-ru|Хазиахмет Ижбулатов}}) – Патша гаскәре офицеры, генерал-майор ([[1914]]), генерал-лейтенант ([[1918]]). 
==Тәрҗемәи хәл==
Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатов [[1851 ел]]да [[Бәләбәй өязе]]нең [[Өйдрәкбаш]] авылында дөньяга килгән. Атасы Исхак Мөхәммәтрәхим улы — 3нче Мишәр кантонының хәрби старшинасы. Абыйсы Җиһангир Исхак улы — хәрби старшина һәм кантон башлыгы. Авылда Ишбулатов алпавытларның бакча һәм утар урыны сакланып калган. 

Ишбулатов [[Ырынбур]] кадет корпусын тәмамлаган ([[1866]]). Хәрби хезмәтен лейтенант чинында башлаган. [[1908 ел]]ны отставкага чыга. Хәрби званиеләре: [[1900 ел]]да – подполковник, [[1904]] – полковник, [[1914]] – генерал-майор. 

20 ел [[Уфа]]да, аннары Ырынбурда хезмәт иткән. [[1900]]-[[1904 ел]]лларда Орск пехота полкында. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] барган вакытта, [[1915 ел]]ны яңадан хезмәткә чакырыла. Казан хәрби округында хезмәт итә. [[1916 ел]]дан – 152нче запас пехота полкы башлыгы. [[1917 ел]]да – [[Бәләбәй]] гарнизоны башлыгы. Аннары [[Казан]]дагы 1нче Мөселман укчылар бригадасы командиры. Бригада куып таратылгач, туган ягына кайта. 

[[1918 ел]]ның июленнән – большевикларга каршы сугышкан Башкорт гаскәренең 1нче дивизиясе командиры, [[6 сентябрь|6 сентябреннән]] – гаскәрнең баш сәргаскәре. Октябрьдә генерал-лейтенант чинына күтәрелә. Башкорт гаскәре җитәкчелеге акларның җитәкчесе адмирал Колчак белән мөнәсәбәтләре бозылу сәбәпле [[22 ноябрь]]дә командалыкны [[Әхмәтзәки Вәлиди]]гә тапшырган. 
[[1921 ел]]да [[Стәрлетамак]]та вафат.  


==Гаилә хәле==
Гаиләсен 50 яшендә корган. Хатыны – Ядегәрев дигән генералның кызы Зәйнәп туташка 24 яшь кенә була. 
Улы Рөстәм Әхмәт улы Ишбулатов ([[1905]]-[[1938]]) — су асты көймәләренең дивизионы командиры, 3 ранг капитаны. «Хәрби-фашистик фетнә»дә катнашучы буларак юк ителә. <ref>[http://znamyatryda.pressarb.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2904:2010-09-24-08-36-18&catid=6:2008-11-18-12-19-07 Знамя труда. 2010. №128. 10.11.11 – 11.11.11]</ref> 
== Искәрмәләр ==
(contracted; show full)

Кызганыч ки, бу эш барып чыкмады гына түгел, хәтта минем үтенечем буенча туганнан туган энем Камил Ижбулатов элеп куйган металлдан эшләнгән мемориаль тактаны да начар ниятле бәндәләр салдырып киттеләр...

Иң яман ярлылык – рухи фәкыйрьлек.

Мидхәт ИЖБУЛАТОВ